Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сүтелә лә гомер йомгагы...

Якты дөньялардан беркем туймый...

Үткәннәрнең йомгагы сүтелә:
Булган агы, булган карасы...
Бәхетләрдән башлар күккә тигән,
Кайгылардан калган ярасы.


Барысы да булган - баштан үткән,
Инде алда соңгы тукталыш.
Ахыр сулышымны алганда да,
Күңелемдә яшәр омтылыш.


Якты дөньялардан беркем туймый,
Һичкемнең дә килми китәсе.
Өзелмәсен өмет, төшенкелек
Якынайтыр "соңгы иртәсе"н.

Фларида Мәхмүтова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев