Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сөю сукмагы

Тик көт, яннарыңа мин барамын...

Тек-тек. Сәгать уклары ялгышмый.

Тып-тын. Ай минем белән алдашмый.

Син бел: караңгыдан юл ярамын.

Тик көт, яннарыңа мин барамын.

Тып-тын. Урам саклый сөю серен.

Атлыйм. Тагын өч-дүрт адым.

Дөп-дөп. Бәргәләнеп тибә йөрәк.

Күңел куа: “Соңга калма, тизрәк, тизрәк...”

Сәгъдиева Румилә Заhид кызы. Чүпрәле

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев