Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сөю гөлләрем

Серләшергә сез җитмисез...

Серләшергә сез җитмисез,

Саф күңелле гөлләрем.

Җәйне көтеп, сезне сагынып.

Моңсу үтә көннәрем.

Күңел күптән канатлана

Күбәләкле кырларга,

Чәчәк диңгезендә йөзеп,

Тургай моңын тыңларга.

Сагындым сезне, ак таҗлы

Оялчан ромашкалар.

Тик сезне генә юксынам,

Кирәк түгел башкалар.

Сез - минем сөю гөлләрем,

Шуңа микән якынсыз?

Сез генә гашыйк җаныма 

Ни кирәген аңлыйсыз.  

Гайнанова Римма Миңлехәҗип кызы

Башкортстан, Чакмагыш районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев