Сөю ачысы

Әрнеп типкән йөрәк өчен Бармы дәва җиһанда?! Өзгәләнеп үзәк өзелгәндә, Юатырлык янда кем кала?! Күз яшеңне кем сөртер соң, Назлы итеп сиңа кем багар? Өзгәләнеп ярдәм сораганда, Шәфкатьлелек белән кем карар? Язмышыңның кинәт үзгәрешен Үзең шулай итеп теләдең. Ялварулы карашымны минем Күрмәс өчен читкә төбәлдең. Юатырсың, диеп көтмим инде, Миңа булган хисең сүрелде, "Яратамын сине генә" - дигән Сүзләрең дә инде бүленде. Ятлар кочагында иркәләнү, җаным, Мавыктыргыч бары мизгелдер. Язмыш үзәнендә ялгыз калу - Тоталмаган тезгендер. Үпкәләмә чит-ятларга, Бу адымың үзең сайлаган. Әйтерсең лә, җәйге чәчкә таҗы Салкын кырау тиеп саргайган...
Гөлназ Мәссарова. Чирмешән
Фото: realtiger.livejournal.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: