Каләм тибрәтүчеләр
Сорама
Бу дөньяда табу гына түгел,
Югалтулар була — көтмәгән:
Шатлыкларны кайгы алыштыра ...
Кем башыннан ниләр үтмәгән?!
Олы җаннар белән беррәттән,
Башкалары куя оч(ы)рап...
Нахак белән күзгә-күз карашып,
Елый йөрәк кайчак сыкырап...
Тыпырчына... түбән, дорфалыкка
Бара алмый сафҗан... сызлана...
Бер почмагын ачтым халәтемнең,
Ә калганын, дустым, сорама.
Искәртәсе килә тик шулай да:
Вөҗдан бәхәсенә кермиләр:
Ишекләрен ачкан саф күңелдә
Аяк киемендә йөрмиләр!
Көнчелекнең йөзе ак түгел ... юк!
Өметкә ул ярдәм итәлми:
Бәхеткә үрләгән бөреләре
Чәчкә булып ач(ы)лып китәлми.
Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре
Фото: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев