Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Соңгы звонок

Күпме шатлык-сөенечләр узды, әйтерсең лә, узды гомерем...

Нәни бала булып, шатланышып,

Килеп кердек сиңа, мәктәбем.

Күпме шатлык-сөенечләр узды,

Әйтерсең лә, узды гомерем...

 

Ник сизмәдек икән шул вакытта

Минутларның җитез узуын,

Хәтер сандыгына тойгыларның

Шулай бик тиз сызык сызуын?..

 

Менә торабыз без каршыгызда

Хәзер очып китәр кош сыман.

Унөч бала инде зурлар булдык:

Көтә безне алда зур сынау.

 

Киреләндек, колак салмадык без

Сез өйрәткән тәртип, яхшыга.

Сүз бирәбез, әйбәт булырбыз, дип,

Киләчәктә сезнең каршыда.

 

Йөрәкләрдә тулган бу хисләр

Ташып чыгар кебек ярларга.

Саубуллашу, беләм, рәхәт түгел,

Тик кирәкми хәзер еларга!

Алия Шакирова

 

Фото: Василий Иванов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев