Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Соңармыйк!

Без шундый гамьсезләр микәнни? Әниләр барлыгы онтылган...

Әниләр китәләр тын гына,

Тавышсыз, уятмый йокыдан.

Без шундый гамьсезләр микәнни -

Әниләр барлыгы онтылган.

 

Уянсак, соң инде, арада

Пыяла дивар тик ачылмый.

Үкенеп еласак еларбыз,

Сагышлар барыбер басылмый.

 

Әниләр китәләр тын гына...

Унарлап, йөзәрләп, мең булып.

Әниләр тавышы йөрәктә

Яңгырый соңарган моң булып...

 

Әниләр киткәнче соңармыйк

Кайтырга без туган нигезгә!

Ярату хисләре чын булсын,

Булмасын ул ялган, тик сүздә!

 

Әниләр китәләр бу җирдән...

 

фото: pinterest.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев