Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Соңлаган сәлам…

Ишеттем дә әйткән сүзләреңне Калтырадым... Никтер өшетте...

Яшьлегемне урыйм ихтыярсыз,

Сукмакларым меңгә буталган.

Йөрәгемне телә ничәнче көн

Синнән килгән ялкын –

бер сәлам…

 

Шул сәламне күтәрәлмый атлыйм,

Бураныннан тыным кысыла.

Сагынгансың, яраткансың икән…

«Еллар оныттыра алмый…» —

Эзләвеңне ишетәм...

 

"Тик бер генә көнгә, бер сәгатькә..." –

Чакырганың өтә күңелне...

Тыңламаган идем сине ул чак,

Камчы яшен тетә үземне –

кайтып булмый!

 

Тиңең түгел кебек идем –

Буй җитмәслек...

Табынганмын сине ишетми...

Ишеттем дә әйткән сүзләреңне

Калтырадым...

Никтер өшетте...

Сүрия Мингатина. Әтнә районы

 

 

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев