Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сөн буенда чишмә

Чишмә суларыңа кушылды да акты яшьләрем...

Сөн буенда Чишмә авылы, дип,

Җырда килдең, узып дәверне.

Рәнҗемәче безгә - киткәннәргә,

Син барыбер, бик тә кадерле.

Китмәм дигән идем бер якка да,

Һич кенә дә синнән, авылым.

Үз юлына тартты, сизмәдем дә,

Җиң(ә)алмадым язмыш давылын.

Әй, кызганыч та соң еракларда,

Аерым гомерләрнең агышы.

Йөрәгемә мизгел тыңгы бирми,

“Өч чишмә”ңнең сихри тавышы.

Ничә еллар читтә гомер итеп,

Сиңа бер хәбәр дә дәшмәдем.

Бүген кайттым.

Чишмә суларыңа

Кушылды да акты яшьләрем.

 

Рамил Рәүәл

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев