Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Синең сүзләр

Их, ялгыштың, сеңелем Сиринә...

Синең сүзне, синең пышылдауны

Тик кабатлый хәзер җил генә.

Җил пышылдый, мин ишетәм аны:

"Без мәңгелек дуслар, Сиринә!"

 

Күз алдымда синең карашларың,

Уйларымда синең сүз генә:

"Йөрәгемә тирән яра салдың

Бу адымың белән, Сиринә..."

 

Язлар белән моңсу шатлык килде,

Шау чәчәктә инде сиреньнәр.

Алар да бит пышылдыйлар миңа:

"Их, ялгыштың, сеңелем Сиринә..."

 

Суфия Мостафина. Кукмара районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев