Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Синең белән мәртәбәле халкың...

Милләтара дуслык һәм бердәмлек Идел йортыбызның кыйбласы!

Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан җыр язу өчен



Бөек Болгар чоры, Алтын Урда,
Казан ханлыгының мирасы –
Татарстан – Идел йортыбызда
Мәгърур калкан булып торасың.

Кушымта:
Татарстан томырылып очкан
Аргамактай алга ыргылып,
Гасырларны гасырларга ялгап,
Дастаннарга күчтең җыр булып.

Җир шарында тынычлык сөюче
Ил буларак шөһрәт казандың.
Бар җиһанга үрнәк өлге бүген
Мәркәзебез – шәһри Казаның.

Кушымта:
Кырларыңда иген күкрәп үсә,
Үз хәзинәң кара алтының.
Татарстан дигән хөр Ватаны
Хезмәт сөйгән эшчән халкыңның.

Милләтара дуслык һәм бердәмлек
Идел йортыбызның кыйбласы.
Татарстан – сиңа тугры юлдаш
Ак Барслы дәүләт туграсы.

Кушымта:
Синең белән мәртәбәле халкың,
Синең белән горур милләтең.
Дөнья үзе зурлый галиҗәнап,
Татарстан җөмһүриятен...

Фәүзия Мөхәммәтова

 

Фото: kzngo.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев