Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Син - татармы?

Татар башын татар ашар диләр...

Син-татармы икән, йөзеңнән

Япкан битлегеңне салдың да,

Мәсхәр иттең безнең милләтне

Күпме илләр, Рәсәй алдында!

Кем диеп тә эндәшәсе килми,

Фаш ителгәч синең чын йөзең!

Татар булып, милләтләрен саткан,

Син әлбәттә түгел берүзең!

Сезнең өчен милләт кирәк түгел,

Битараф Сез татар теленә!

Татар башын татар ашар диләр,

Сатлыкҗаннар хәзер беленә!

Син-татармы икән, каян шундый

Гөнаһ эшләү килгән башыңа?

Җавап итеп газиз милләтеңә,

Таш аткансың биргән ашына!

Ни йөзебез белән күтәрелеп,

Карыйк хәзер башка милләткә?

Туган телен саткан кирәкме икән,

Шундый милләт безнең дәүләткә!    

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев