Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Син кил!

Минем өчен якты дөнья сүнде...

Хыялыма төреп йөрәгемне,

Көттем сине шундый өзелеп.

Очрашуның минутлары җитте,

Күңел кошкаема сизелеп.

Күрмичә дә мине узып киттең,

Хәтта карамадың, дәшмәдең.

Йөрәгемне тотып иелдем мин,

Елга булып акты яшьләрем.

Миңа җитәр иде бер карашың,

Көткәнемә җавап итеп бер...

Тозлы яшьләр генә йотылдылар,

Ачылмыйча калды соңгы сер.

Караңгылык мине чылгап алды,

Тал шикелле гәүдәм сыгылды.

Минем өчен якты дөнья сүнде,

Яшәү бетте, һава кысылды...  

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев