Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сиңа...

Үзем белән бөтен дөньям ул сиңа... Синең өчен...

Сиңа диеп багышладым

Һәр юлын, һәрбер битен.

Ак битләрдә чагыладыр

Тоялсаң, сөю хисем.

 

Миңа гынамы диясең,

Синсез юк бит беркемем.

Һәр сәгате, һәр минуты

Синле үтә, җимешем.

 

Сулар һавам булгангамы,

Булгангамы өметем.

Үзем белән бөтен дөньям

Ул сиңа... Синең өчен...

 

Динар Хайруллин. Апас районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев