Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Шигыремдә барлык хисләрем

Шигыремә кушам хисләремне, Күңелемдә туган барсы да. Өмет булып алар үреләләр, Елгалардай ташый, ярсый да. Җан авазы минем язганнарым, Теленәдер шуңа бәгырьләр. Сыйрат күпереннән кичеп кенә, Дөньялыктан китә шагыйрьләр. Акча сукмый алар, мал да тапмый, Кадер-хөрмәт кенә күрсеннәр. Сабыйлардай сафтан, аксакалдай актан Икәнлеген бары белсеннәр. Еллар үтеп, сулар аксалар да, Фикри офык калыр югары. Алар яшәр һәм дә чәчәк атар, Юкка чыккан язма юк әле!

Гүзәлия Фәйзуллина,

Башкортстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев