Шәһәр

"Сыен", - диеп дәштең кочагыңа, әй, шаулы шәһәр,

Төнгә каршы тимер боланыңда мин итәм сәфәр.

Ай - сылуның көмеш нурлары йөземә кагыла,

Күз кысышып, атсыз тарантаслар юлдан агыла.

Эндәштең син: "Хозурлан, - диеп, - әй, лачын баласы!"

Казан таҗы Кол Шәрифне килде күреп каласым.

Яшәр идем синдә, куркам: бар бит утлы күзлеләр,

Әнкәемне искә алып үтә ачы сүзлеләр.

Башкалам, кыя-йортларыңда лачының булалмам,

Бәйсез җаным иркенлекне даулый — синдә торалмам.

Алмаз Әхмәтгалиев. Казан

 

Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: