Шатлык кары

Җемелдәшеп пар чыршылар
Ак туннарын элгән иңгә.
Күктән ява аклык нуры
Якты өмет белән бергә!
Яңа елның кары ява:
Ап-ак кары, саф, пак кары!
Туган җирне күмсен әйдә
Яңа карның шатлыклары!
Кешеләрнең җаннарында
Сафлык кунак булып калсын!
Гомер иткән чакта һәркем
Аклык белән яши алсын!
Юып алсын шатлык хисе
Бар җыелган борчу-зарны!
Битләремә куеп торам,
Учларыма алып карны.
Яңа елның кары ява:
Ап-ак кары, саф, пак кары!
Туган җирне күмсен әйдә
Яңа карның шатлыклары!
Гөлнур Айзат. Буа шәһәре
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз