Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Шатлык

Шатлыкмы? Ул — балкып торган Кояш, Җем-җем килгән серле күк йөзе, Челтер чишмәләрем, таллы Инеш, Яңгыр тамчысының бер үзе! Битем сыйпап искән назлы җил ул, Кинәт кенә килгән җил-давыл, Кайтуымны зар(ы)гып көтеп яткан Аксубайда нәни бер авыл! Хәтфә җәйгән таныш урамнарым, Авылдашлар: олы, кечесе, Моңлы азан авылым өстендә, Дәшеп торган нурлы мәчете! Шау чәчәкле ямьле болыннарым, Гыйнварның чатна суыгы, Язгы ташкыннары, гөрләвекләр, Сандугачның ихлас моң-җыры! Бер гап-гади көнем кайнап торган, Уңышлысы, уңышсызы да, Ялгыш кына елмайган бер бәхет, Хыялланып йөргән чагым да! Әти-әниемнең  дога белән Капка төптә озатып калуы, Һәм сөюнең, тынмас бер моң булып, Мәңгелектә урын алуы! Күңел бозы эреп гамьсезләрнең, "Нихәл" дигән хәбәр салуы, Дус, туганның йөрәгем түрендә Мәңгелеккә яшәп калуы! Хуш исләр аңкытып тәм-томнардан, Кунак көтү ямьле өемдә, Нурлар чәчеп елмаеп утырган, Яран гөлле тәрәз төбемдә! Чиккән сөлгеләрем сандыгымда, Аңа диеп чиккән кулъяулык, Күңел түремдәге хәтирәләр, Йортта җырлап йөргән ак тавык! Коерыгын болгап каршы алган Тугърылыклы нәни эткәйләр, Алма бакчам, нигез, бәбкә-үлән, Турыбызда үскән юкәләр! Җәйге кичнең моңлы кочагында Пыскып калган көлле учаклар, Сабакташлар, мәктәп, укытучым... Ядкарь булып калган шул чаклар! Юлларымда арып һәм талчыгып Йөргән чакларымда өметсез, Кайтуымны зар(ы)гып көтеп алган Газиз гаиләм ул, һичшиксез! Туган телкәем ул — әнкәемдәй, Татар телем — шиңмәс гөлкәем, Сыгылмалы зифа ак каенлы, Чал Иделле гүзәл илкәем! Җырланмаган җырлар күң(е)лемдәге, Ак кәгазьгә аккан ак юллар... Яшәү үзе — шатлык икән бит ул! Яшәү үзе, Яшәү! Хак дуслар!  

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Фото: motivators

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев