Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Шатлык

ТОРМЫШ — үзе ШАТЛЫК икән бит ул!

Шатлык бит ул балкып торган Кояш,

Җем-җем килгән серле күк йөзе,

Чылтыр чишмәләрем, таллы Инеш,

Яңгыр тамчысының бер үзе!

 

Битем сыйпап искән назлы җил ул,

Кинәт кенә килгән җил-давыл,

Кайтуымны заргып көтеп яткан,

Аксубайда нәни бер авыл!

 

Хәтфә җәйгән таныш урамнарым,

Авылдашлар: олы, кечесе,

 Моңлы азан авылым өстендә,

Дәшеп торган нурлы мәчете!

 

Шау чәчәкле ямьле болыннарым,

Гыйнварның чатна суыгы,

Язгы ташкыннары, гөрләвекләр,

Сандугачның ихлас моң-җыры!

 

Бер гап-гади көнем, кайнап торган,

Уңышлысы, уңышсызы да...

Ялгыш кына елмайган бер бәхет,

Хыялланып йөргән чагым да!

 

Әниләрнең хәер-дога белән

Капка төптә озатып калуы,

Һәм сөюнең, тынмас бер моң булып,

Мәңгелектә урын алуы!

 

Күңелләре эреп, гамьсезләрнең

"Нихәл", дигән хәбәр салуы,

Дус-туганның йөрәгем түрендә

Мәңгелеккә яшәп калуы!

 

Хуш исләр аңкытып тәм-томнардан,

Кунак көтү ямьле өемдә,

Нурлар чәчеп елмаеп утырган

Яран гөле тәрәз төбемдә.

 

 Чиккән сөлгеләрем сандыгымда,

Аңа диеп чиккән кулъяулык,

Күңел түрендәге хатирәләр,

Йортта җырлап йөргән ак тавык!

 

Коерыгын болгап каршы алган

Тугрылыклы нәни эткәйләр,

Алма бакчам, нигез, бәбкә-үлән,

Турыбызда үскән юкәләр!

 

Җәйге кичнең моңлы кочагында

Пыскып калган көлле учаклар,

Сабакташлар, мәктәп, укытучым,

Ядкәр булып калган шул чаклар!

 

Газиз телкәем ул — әнкәемдәй,

ТАТАР ТЕЛЕМ — ШИҢМӘС ГӨЛКӘЕМ!

Сыгылмалы зифа ак каенлы,

Чал Иделле гүзәл Илкәем!

 

Җырланмаган җырлар күң(е)лемдәге,

Ак кәгазьгә аккан ак юллар!

..............................................................

ТОРМЫШ — үзе ШАТЛЫК икән бит ул!

ТОРМЫШ — үзе! ТОРМЫШ!!! Хак дуслар!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре

 

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев