Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Шагыйрь абый

Кыюлыгым җитми әле дә...

Кыяр-кыймас ишек төбендә

Бераз тордым, ахры, таптанып.

- Әйе, сеңлем, ни йомышың? - диеп,

Каршы алды шагыйрь шатланып.

- Исәнмесез... килдем әле, абый,

Киңәш сорап олуг әдиптән.

Языштырам, күрсәтергә кыймыйм

Куркып, ләкин түгел тәнкыйтьтән.

Шагыйрь абый серле елмайды да,

Барлап чыкты шигырь киштәсен.

"Күрми генә нәрсә язганыңны",

Бирә алмас һичкем киңәшен.

Язганнарың түгел һич өметсез,

Тими калмас ансы ярдәмем.

Кыюрак бул син, сеңлем, кыюрак!

Курыкмый чарла иҗат.

...Шагыйрь абый, килдем әле менә,

Киңәшергә килдем бүген дә.

Язган булам... Күрсәтергә генә

Кыюлыгым җитми әле дә...

Лилия Нурлы, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев