Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сердәшчем дә, киңәш бирүчем дә...

Рәхмәт сиңа җирнең фәрештәсе!

Коңгырт кара матур күзләреңдә

Нинди уйлар, әнкәй, сөйләче?

Елмай әле, оныт борчуларың,

Туган таңга, әйдә, сөенче!

 

Син генә бит минем кояштан да,

Җылы нурны җиргә сибүче!

Бар эшемне ташлап минем янга

Авыр чакта йөгреп килүче!

 

Сердәшче дә, киңәш бирүче дә,

Абынганда кулың сузучы!

Дөнья белән каршы торсалар да,

Син булганда мин бит җинүче!

 

Бары сиңа бит мин иң яхшысы,

Иң матуры, синең кошчыгың!

Рәхмәт сиңа җирнең фәрештәсе,

Синсез яши алмас кызчыгың!

Алинә Гарифуллина. Чирмешән районы

 
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев