Сер тыңлый айлы төн

Ошрачу мизгеле Хисләрне кайнатты. Бу төш түгел иде, ә өндә. Мин калам димәдем, Син китмә димәдең, Хушлаштык без икәү шул төндә. Тормышның үзәне Тукталып тормады, Әйләнде күчәрдә җай гына. Йөрәкләр әрнешен, Күңелләр тулганда, Серләрне тыңлады ай гына. Әй, гомер сукмагы, Кисешми юллары, Өзелеп син көткән чагында. Ышаныч акланмый, Вәгьдәләр сакланмый, Өметтә көн үтә тагын да. Йөрәгем еш тибә, Күзләрем яшь түгә, Төннәрен күктә ай йөзгәндә. Сагышка сарылам, Шул чакны сагынам, Хисләрем үзәкне өзгәндә.
Зиляра Рафикова,
Башкортстан
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: