Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сары берлек

Эш өстәлен тәртипкә китергәндә бер сары кәгазьгә тап булдым. Абау!!! Ипләберәк карасам, бу бит без яшәгән заманның тотрыгы - «Сары берлек» бит бу! - дип хатирәләр белән яна башладым.

Исәнме Сары берлек! Исәнме минем балачак, яшьлек елларымның истәлеге, безнең буынның яшәү терәге дип, элеккеге бер сумлык акчаны учыма алып, хәтта аның исен искәп, язуларын кат-кат укыдым. Бу мизгелдә мин торгынлык елларына сәяхәт кылдым сыман...

Шундый хисләргә күмелеп, сары берлеккә карап бүгенге көн белән үткәннәрне ирексездән чагыштырырга туры килде.

Да, бар иде, бар иде дөньялар дип, сагынып сөйләргә генә калды шул. Элек бу сары берлеккә кибеттән күп нәрсә килә иде шул дим.

Без үскәндә бу сары берлеккә авыл клубына 20 мәртәбә 5 әр тиенлек кинога бара идек бит. Кулыма тагын 5 тиенлек бакыр акча гына килеп төшмәсен, елап җибәрүем ихтимал, билләһи...

Бер сумлык сары берлеккә элек 7 кирпеч ипи алып була иде...

Шундый уйларга күмелеп, кулыма бер сумлык акчаны тотып, аны сагынып күңелемне моңсу уйлар басты. Эх, безнең заман көчле һәм куәтле иде, хәзерге вакыттагыча, эре акчалар белән башны каттырмыйча, сары берлеккә табынып, иртәгәсе көнгә тулы гарантия биреп гади генә яши идек бит...

Бу язмамны укыгач кайберәүләр: "Нәрсә бу сары берлек, биш тиенлек кинолар белән башны әйләндерә, хәзер без дөньяны миллионнар белән алып барабыз", - дип җавап бирер.

Миллионнар... Миллионнар, дим мин, бу сүзне ишетүгә авыр сулап. Завод, фабрикларны, колхоз-совхозларны тар-мар итеп, халыкны эшсез калдырып, талап алган миллионнар ул. Шуның аркасында сары берлек өстеннән көлеп, 70 мәртәбәдән дә артык юнәйтеп, мескен хәлгә төшердегез бит аны, дип әйтәм мин андыйларга.

Рөстәм Арифуллин,

Иске Кулаткы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев