Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Саран суганчы (юмореска)

«Кычкыра-кычкыра хәлдән тайдым, тамагым кипте, хәзер егылам, эчәсем килә бит, су бирегез, су бирегез...»

Көз. Муллык чоры. Иске Кулаткы эчке эшләр поселогында, безнең мишәрләрчә әйткәндә - базарында сәүдә гөрләп бара. Капка төбендә үк үзебезнең авыл мужигы 1 кг 12 сумннан суган сата. Халык аны кара болыт кебек чорнап көзге уңышын алыпмы алалар.

Базарның икенче почмагында да бу әче товар кешеләргә  тәкъдим ителә. Тик сатучысы саранрак, 1 кг суганы 16 сум тора, шуның аркасында күрәсең, халык аңа  борылып та карамый.

Ул реклама ясаган күк бар көченә: “Суган алыгыз, суган сатам, суган!”, - дип кычкырыпмы-кычкыра. Кызганыч ки, ничек кенә аваз салмасын, нәтиҗәсе юк: бу сәүдәгәр янына һаман беркем дә килми.

Ә ул һаман “Суган алыгыз! Суган”, - дип ялвара.

Бөтен базарга кычкыра-кычкыра бу әче товар сатучының тамагы кибә, тавышы тоныгая һәм сүзләр бер аша – “Суган алыгыз, су....  су... алыгыз” дип сүрән генә тарала.

Бераздан соң, тәмам хәлдән тайгач, саран суган сатучы: “Кычкыра-кычкыра хәлдән тайдым, тамагым кипте, хәзер егылам, эчәсем килә бит, су бирегез, су бирегез...” - дип пышылдый.

Рөстәм Арифуллин

 

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев