Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сара карчык

Бу шигыремне ирләрен сугышта югалтып та үзләренең антларына тугры калган, авырлыклар алдында баш имәгән, ялгызы гына балаларын тәрбияләп олы тормыш юлына бастырган ак яулыклы тол әбиләргә багышлыйм. 

Кырык бернең шомлы таңы сыман, Җил капкасын җилләр кыйнады. Саташулы йокысыннан уянып, Селкенергә карчык кыймады. Шулай башланды бит, онытасы юк Бик куркыныч июнь иртәсен. Җилләр кага-кага әйтте сыман, Илгә күпме кайгы киләсен. Кояш чыкты, ул да нурсыз гына, Кызыл кан төсенә буялып, Ирләр китте Ватан чакыра дип, Тәмле йокысыннан уянып. Бүгенгедәй хәтерендә ул көн, Сизенгәндер бәлки йөрәге, "Әгәр кайтмый калсам зинһар өчен, Балаларны сакла!" дигәне. Өч сабыен кочып кышын чыкты, Җәен урак урды басуда. Чәчүлеккә дигән бодай белән, Агып китте язгы ташуда. Гомерең булгач, исән каласың ул, Исән калды Сара ул чакта. Зур мал тиресенә нык өтереп, Кыздырдылар янган учакта. Узды инде ачы ачлыгы да, Иле белән бергә бетләде. Кемнәр генә ишек какмадылар, Беркемне дә ачып кертмәде. Ул сөйгәнен көтте - Галиен, Тәрәзәдән алмый күзләрен. Сугыш беткәч, хәтта килеп-килеп, Җиткерделәр аның сүзләрен. Бу Галинең соңгы сүзләре дип, Уйламады шул ул, тик көтте. Балалардан качып ничә еллар, Күз яшьләрен Сара күп түкте. Толлык ачысыннан калган җөйләр, Һәр иртәсен әрнеп тордылар. Пар алмагач утыртканнар иде, Алары да күптән кордылар. Балалары үтә сабыр булды, Сабыйларны сугыш сынады, Чыбыркылап язмыш кыйнаса да, Тик берсе дә шөкер сынмады. Сара карчык түгел ялгызы, Тәрбиядә, кадер-хөрмәттә. Туксан тугызынчы яше бара, Йөз яшьне дә күреп-белмәктә. Кырык бернең таңы сыман шомлы, Башланмасын туар иртәләр. Сугышлардан сакла, һәрбер сугыш Һәлакәткә алар илтәләр! "Патшаларга аек акыллар бир, Сабырлыкны күпләп өстәсен!" Шулай дия-дия теләк тели, Сара карчык һәрбер иртәсен, Әрнү-хәсрәт җиргә килмәсен!

Рушания Әхмәдуллина. Чирмешән районы


Картина авторы:  А. Китаев; pedkabinet.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев