САКЧЫ БУЛЫП

Казаным, өмет итәмен, сөекле улың булып сиңа кайтырга. Тумасам да, яшәмәсәм дә телимен, иңнәреңә башым салырга. Хыялымда Идел дулкыныдай, иркәләп ярларыңны килә юасы. Инде, Казаным, акчарлактай, ашкынып һаваңда килә очасы. Күкләреңә сылу кояшыңдай, килә таңнарыңны бизәп чыгасы. Төнен тагын булып сылу Ай, сине иркәләп килә торасы. Назлы, җылы булып җилдәй, сыйпап, Сине, килә исәсе, кереп кочагыңа Кабан күледәй, елгаларың булып, сине, кичәсе. Казаным, синең бакчаларда, сандугач булып килә сайрыйсы. Көзен кичереп - кышын, язын да, ямьле җәйләр генә, сиңа, ясыйсы. Килә җил-давылдан ышыклап, дивар тагын, сиңа, корасы, әле дошманнардан саклап, сакчы булып, сиңа, торасы!

Фәннур Халиков, Екатеринбург

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: