Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сак була күр...

Без бит туган Җиргә бәхет өчен, тик ул гына тәкъдир кулында!

Дуслар күңеленә лирик күчтәнәч бу...

 

Болытларга сар(ы)лып, Ак хыялым,

Кая актың, җитмәс яккамы?!

Әсирләнеп бабам азаныннан

Яшен түккән сабый чаккамы?!

 

Кайтып баруыңмы, көз-кышларның

Буйсынмыйча саран назына,

Канатланып, могҗизалар көткән

Өмет иле — Яшьлек языңа?!

 

Офыкларга китеп баруыңмы

Коенырга бәхет нурында,

Без бит туган Җиргә бәхет өчен,

Тик ул гына тәкъдир кулында!

 

Язмыш сынауларын сабыр гына

Кабул ит тә, язмый юлыңнан,

Максатыңа ыргыл лачын булып,

Намусыңны тотып кулыңнан!

 

Сак була күр, әмма, хыялкаем,

Ак төсеңә кара кунмасын!

Сарылганың бозлы болыт булып,

Нәфис канатларың туңмасын!

 

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев