Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сагыш

Бүген төнлә әллә давыл булган, Капкабызны җилләр ачканмы...

Бүген төнлә әллә давыл булган,

Капкабызны җилләр ачканмы.

Бакчаларда гөлләр чәчәк аткан,

Әллә әни юри качканмы.

Еш-еш тибә йөрәк һаман көтә

Әниемнең каршы алганын.

Киткән чакларымда кулын болгап,

Капка төпләрендә калганын.

Инде ничә тапкыр бу хисләрне,

Авыр тынлыкларны кичерәм.

Кайтып төзләнәм дә нигеземә,

Үткәннәрне искә төшерәм.

Әлфия СибгатуллинаТүбән Кама

Рисунок: Ирина Воробьева 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев