Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сагынасыздыр...беләм

Апрель — Тукаебыз ае уңаеннан... милләтебез күгендә Тукай Кояшы балкысын иде дигән теләк белән...

Йөрим кабат Кырлай урманында, Нидер эзли шуннан күңелләр. Ә, әнә алар: КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК, СУ АНАСЫ, МАЭМАЙ, БҮРЕЛӘР, Бүрәнәсен аскан ШҮРӘЛЕСЕ Тукайларын эзләп йөриләр. Ниндидер моң сарып ала җанны, Чайпалыпмы... хисләр түгелә... Ничек түзмәк кирәк җавап бирми?! Эчкә йотып кайнар күз яшьләрен, Сүзләремне, хәтта, узып китеп, Йөрәккәем алдан йөгерә: Саг(ы)насыздыр! Беләм! Саг(ы)насыздыр! Көтәсездер, кырлар, урманнар! Кичерегез авыр хәбәр өчен: Тик... киләлми Тукай абыегыз... ХАЛЫК КҮҢЕЛЕННӘН, МӘҢГЕЛЕКТӘН ЭЗЛӘГЕЗ СЕЗ АНЫ, ТУГАННАР!

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Картина: sabyem.ruall-places

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев