Сагынам, әнием...

Язлар җитте, әнкәй, сиңа кайтам,

Син яраткан гөлләр кулымда.

Синле чаклар күз алдымда, әнкәй,

Бергә чаклар һаман уемда...

Чәчкәләрне куеп кабереңә,

Сыйпап алам кабер ташыңны.

Сагынуларга кайчак түзә алмыйм,

Кая куйыйм, әнкәй, башымны?..

Йөрәк елый, сыкрый, бәргәләнә,

Синнән башка кыен, әнием!..

Йөрәгемне кемгә ачып салыйм,

Әрнүләрне кемгә әйтием...

Көчле булып күренергә теләп,

Яшьләремне йотам, күрсәтмим.

Нәкъ авырткан җиргә бассалар да,

Сабыр итәм, әнкәй, сүз әйтмим.

Их, әнием, булсаң иде янда,

Сыеныр идем синең кочакка.

Рәсемеңне алып карыймын да,

Су сипкәндәй булам учакка...

Халидә Асхадуллина. Арча

Фото: stil.kurir.rs

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: