Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сагынам әле...

Телем-телем хисләр очты никтер җилгә...

Сагынасы килә сине,

Яратасы...

Булмасаң да инде беркем.

Йөрәк түрендәге урының каршы килә...

- Керер микән анда

кем дә булса беркөн...

Син дә түгел беркем!

Яратасы килә...

Ник буш җиһан?!

Күзләр эзли һәркөн

сиңа охшаш йөзне...

Акыл көлә хистән,

И томана күңел...

Мин дә түгел беркем!

Беркем түгел хәзер

Син дә! Мин дә!

Телем-телем хисләр

очты никтер җилгә...

Сакламадык яратуны

кайтавазы арттан килә...

Үкендерә... көйдерә...

Акланасы килми...

Аңлату да көтмим.

Риза түгел күңел

сине югалтканга...

Сагынам бүген!

Сине уйлап

яратудан очып йөргән көнне...

Тик... соң инде!

 

Сурия Мингатина,

Әтнә районы, "Әтнә таңы” журналисты

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев