Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Сагынам

Сагышланам, инәкәем чәен бүтән эчү мөмкин түгелгә...

Инәкәем каршы алган вакыт

Кайткан чакта хәлен белергә,

Күз алдымнан китми, сакланадыр

Юксынудан йөрәк телергә...

 

- Ничек кайттың, кызым, арыдыңмы?

Утыр йомшак мендәр өстенә!

Өшеп, туңып беткәнсеңдер, балам,

Җиңел киенгәнсең өстеңә...

 

Нишләп калды кияү, оныкалар

Кода-кодагыйлар ни хәлдә?

...Сорау бирә, җавабын да көтми,

Чәй әзерли үзе бу мәлдә.

 

Барлык тәм-том, күчтәнәчләр белән

Инәй куя өстәл тутырып.

Чәй эчәбез хәбәр сөйли-сөйли,

Икәү кара-каршы утырып.

 

Нинди рәхәт булган! Шул чакларның

Һәр мизгеле йөрәк түрендә.

Истәлекләр булып сакланалар

Торганда да гомер үрендә.

 

Сагышланам, инәкәем чәен

Бүтән эчү мөмкин түгелгә.

...Исән чакларында, бу тойгылар

Ник килмәгән икән күңелгә?!

Рәмзия Шәрәфетдинова-Зиннәтуллина. Италия

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев