Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Рәхмәтле бул, бала, анаңа

Әниләрдә генә изге йөрәк, күңелләре тулы мәрхәмәт.

Бишек җыры, күкрәк сөте аша

Күңел назын бирә балага.

Уңышларың белән сөендер,

Рәхмәтле бул, бала, анаңа.

 

Сабыеның нәни уңышына да

Чын йөрәктән сөенә ана.

Баласына ярдәм кирәксә,

Гомерен дә кызганмый аңа.

 

Әниләрдә генә изге йөрәк,

Күңелләре тулы мәрхәмәт.

Йөрәкләрдә мәңге сүнмәсен

Әниләргә булган мәхәббәт.

 

Алиһәгә тиңлә әниеңне,

Ул бит сиңа һәрвакыт үрнәк.

Үзең олыгаеп барсаң да,

Әни тәрбиясе бик кирәк.

 

Сикәлтәле тормыш юлларыннан

Күп чакрымнар әле узасы.

Кая барсаң, шунда кирәк була

Әни сүзе, әни догасы.  

 

Фирая Хисамова. Апас

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев