Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Рәхмәт

Бу дөньяда бар нәрсәгә баш булган олуг сүз бар!

Бу дөньяда бар нәрсәгә

Баш булган олуг сүз бар!

Яхшылыкны, матурлыкны

Күрергә бездә күз бар!

 

Шул бер сүздән һәр йөрәккә

Яктылык керә балкып.

Кырыс тормыш минутларын

Яшәгән чакта татып...

 

Шул сүз тауларны күчерә,

Оныттыра үпкәне!

Дуслаштыра, кавыштыра

Олуг бу сүз күпләрне!

 

Дару сыман, витаминдай

Шифалы сүз - беләсез!

Яши алмыйбыз бер көн дә

Без ул сүзсез, теләксез!

 

Шулкадәрле кыйммәтле сүз,

Бәһасе юк - санарга!

Шул сүзне әйтер өчен бер

Сәбәп кирәк табарга.

 

Ә сәбәпләр һәр көн саен

чыгып тора гел генә.

"Рәхмәт" дигән бик кадерле

Андый сүз ул бер генә!  

 

Фото: pixabay

Теги: каләм тибрәтүчеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев