Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Риза түгелмен

Ярылган, янган йөрәгем бер гаепсез киселә...

Бәгырь киселсә, янса да,

Кеше түзә, кичерә.

Ярылган, янган йөрәгем,

Бер гаепсез киселә.

Кагылмагыз җанны кыйган,

Ачы язмышка кабат.

Рәнҗетмәгез якыннарны,

Юк-бар сүзләргә карап.

Бик азга килгән тормышта,

Чәчкәдәй балкып торыйк.

Таң чишмәсеннән көч алып,

Ак-сафлык белән тулыйк.

Бәрелсәң дә каты ярга,

Тулы елгадай үзең.

Бәхеткә юл ярганыңны,

Аңлатсын көләч йөзең.

Түзми өзелгән җепләрен,

Кем ялгар соң күңелнең?

Атмый шиңгән гөлләр өчен,

Мин, риза түгелмен!

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев