Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Рәнҗетмәгез ялгызларны

Яңартмагыз йөрәк ярасын...

Рәнҗетмәгез берүк ялгызларны

Кузгатмагыз аның ярасын.

Зәңгәр күктә парлап очкан чакта,

Югалткан ул сыңар канатын.

Сокланам мин көчле тол хатынга

Еласа да ялгыз төннәрен,

Горур атлап hаман алга бара,

Үзе тарта тормыш арбасын.

Рәнҗетмәгез берүк ялгызларны,

Сыкратмагыз куңел ярасын.

Бөркет кебек саклап яши бит ул,

Ятим итми газиз баласын.

Нахак сүзләр белән әрнетмәгез,

Елатмагыз кеше баласын.

Яратып та, көтеп яши hаман

Мәңгелеккә киткән юлдашын.

Рәнҗетмәгез зинhар ялгызларны,

Яңартмагыз йөрәк ярасын.

Сания Гарифуллина (Ахметова).

Башкортстан

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев