Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Рәхмәтлемен туган җиремә

Туган җирем сине үз итәм.

Рәхмәтлемен сиңа, туган җирем,

Сулап туймас һаваң булганга,

Алсу таңда туган төбәгебез

Кояш нурларына тулганга.

Рәхмәтлемен сиңа, табигатем!

Ямьле язың, җәең, көзеңә.

Бар мизгелең матур, яуган кар да

Бик килешә кышың үзеңә.

Рәхмәтлемен сиңа, туган җирем!

Эчеп туймас суың өчен дә,

Чишмә күзләреннән ятып эчкән

Суның тәме мәңге исемдә.

Рәхмәтлемен, сиңа туган телем!

Үз телемдә сөйлим, ишетәм.

Тамырларым синдә булган өчен,

Туган җирем сине үз итәм.

Гөлфия ГыйззәтоваӘлшәй районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев