Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Рәхмәтле керпе

Әкият

Борын-борын заманда яшәгән ди, Юлдаш исемле бер керпе. Исеме Юлдаш булган, чөнки ул гел юл тирәләрендә генә йөрергә ярата икән.

Көннәрдән беркөнне, юл аша чыкканда, керпе бәлагә очрый. Ниндидер усал кешеләр аны машина белән таптап китәләр. Ләкин бәхетенә күрә ул үлми, алгы тәпие генә яралана. Юлдаш артка да, алга да кузгалмакчы була, булдыра алмый, яткан урынында ятып кала. Аның бәләкәй генә алгы тәпиеннән кан чәчрәп чыккан ди.

Нәкъ шул чакны бер мәрхәмәтле бабай, гөмбә җыярга дип килә икән. Ул әлеге хәлне күреп ала һәм тиз генә ярдәм кулы сузарга ашыга. Башта, арлы-бирле бер урында таптанып торган керпене күргәч, аптырап калган бабай, эшнең нидәлегенә бик тиз төшенә. Юлдашны кулына алып, яраланган тәпиен карамакчы була, ләкин керпе шундук йомгак булып бөтерелә ди. Ияләшә торгач керпе бабайның мәрхәмәтле кеше икәнлеген сизеп ала һәм яраланган нәни тәпиен алга суза. Бабай кесәсендәге кулъяулыгын чыгара да, аны берничә кисәккә бүлгәләп керпенең ярасын бәйләп куя. Сумкасыннан кечкенә генә майлы ипи кисәге сындырып алдына куя. Юлдашның бик ашыйсы килгән ди, бабай биргән икмәк кисәген күз ачып йомганчы ялт иттереп ашап та куя. Бабай назлап кына керпене кулына ала да кушкаен төбенә илтеп куя.

Көннәр бер-бер артлы уза тора. Бабай яңадан аланга гөмбә җыярга бара. Бу юлы гөмбә очрамады, кире кайтып китәрмен инде дигәндә генә каршысына мышный-мышный керпе йөгереп чыга. Менә сиңа тамаша! Бу бит аның дусты, теге чакта ул аның яраланган тәпиен бәйләгән иде.

Бабай шундук Юлдашны кулына ала, сумкасыннан ит кисәге чыгарып бирә. Керпе йомарланырга уйлап та карамый, туп-туры дустының күзләренә карап, “фырык-фырык” итеп, үзенчә нәрсәдер сөйләнә дә сөйләнә. Бу аның бабайга: “Тәпиемне син тәзәттең, мин сиңа бик рәхмәтле...” - дип әйтүедер инде.

Бу күрешүгә сөенеп, керпе үзенең якын дустын гөмбә бик күп үскән аланлыкка алып кереп китә.

Шуннан бирле ике дус бер-берсенә һаман яхшылык эшләп яшиләр ди.

Гөлнур ХӘСӘНҖАНОВА. Буа шәһәре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев