Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Рәхмәт

Туган авыл миңа илhам бирде...

Ал нурларын сузып таңнар ата:

Әтәч торган, азан әйтелгән.

И авылым, синең матурлыкка

Юктыр каен, башын имәгән.

Җылы җилләр яфрак калкыта,

Чәчәк ата олы юкәләр.

Шуңа күрә сөйгән авылыма

Бүләк итәм язып шигырьләр.

Туган авыл миңа илhам бирде,

Иман бирде әти-әнием.

Бүләк итте миңа киң болыннар

Матурлыкны күрә белүне.

Рәхмәт әйтәм горур агачларга.

Чишмәләргә, моңлы кошларга.

Туган илем, сиңа рәхмәт әйтәм

Тыныч төнгә, алсу таңнарга.

Нуртдинова Рузилә Раджап кызы, Аксубай районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев