Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Равиль абый Шәфигуллинга

Китте шагыйрь безгә язып кайнар шигьри сәламен...

Шушы көннәрдә 78 яшендә Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Равил Шәфигуллин вафат булды. Аның истәлегенә багышлап, якташы Рөстәм Арифуллин шигырь иҗат иткән. Әлеге шигырьне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

 

Алтын көзләр келәменә

Куеп каурый каләмен,

Китте шагыйрь безгә язып

Кайнар шигьри сәламен.

 

Җырлар тудырыр өчен ул

Йолдызларга үрелде.

Зәңгәр күктән аңа дөнья

Чиксез матур күренде.

 

Галәмгә әйткән сүзләре

Калды йөрәк түрендә.

Ул китмәде яныбыздан,

Ул яши гел күңелдә.

Рөстәм Арифуллин, Иске Кулаткы

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев