Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Пәрәвез

Мин аңлау сезләрдән сорамыйм, тик Ходай миндәйне аңласын...

Бу болыт сезнеме кочаклый?

бу болыт минеме кочаклый?

тамчыны тамчыга - такыя.

җир буйлап, җыр булып, моң атлый.

миңа бит нибары - җылы чәй!

һәм караш шундый ук - җылыны...

кайда сез, кар-буран?! кайчандыр

мин сезнең кочакта җылындым.

кояшны сүгәсез, тагын да, нәүмизләр,

әйтерсең, елыйсыз! әллә ни буталчык

тоела, кем түгел, бөтенләй - НӘРСӘ без?!

мин белмим. йолдызны бирәмсең?

сүнмәсме? кояшын, дисеңме?

көйдерер. иртәгә үк, ахры,

күңелне пәкедән арырак көй телер.

ә ул көй һаман да көчлерәк,

булышмый колакны томалау

өтерне югалттым! кайдарак?!

"тыңларга ярамый тыңламау".

сүзләре, дөньясы беткәндәй,

котырып тутыра күңелне хәзер дә,

күрәмсең? шашынып, дөньясын

толыплый түгелме?! әйтерсең,

укшытып, диңгезне төкергән

буталчык суүсем - буталчык уйларым,

көйләрем, буталчык пәрәвез - мин үзем!

тагын да юл арты юл сызам,

аңламас һичкайсы, мин беләм.

күңелем - мең төрле сыр белән

чуарлап бетергән бер келәм.

бу болыт үз-үзен кочаклый!

һәм елый тутырып дөньясын.

мин аңлау сезләрдән сорамыйм,

тик Ходай миндәйне аңласын...  

Закирова Гүзәл Рифат кызы

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев