Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Печән өсте 

Мин басуда булдым әле бүген. Печән тараталар халыкка. Тырыш, уңган авылдашларым Яшәсеннәр әле муллыкта. Машинага төяп озаталар Чапкан, кипкән, төргән үләнне. Мин бит әле яхшы хәтерлим, Чалгы белән чабып йөргәнне. Һәр кешегә бүлеп бирелгән. Үзең чап та, киптер, әйләндер. Челлә кызуында эчәргә дип Алып кил син кырга әйрәнең. Көннәр буе печән чабам дип Кояш кызуында әлсерәп, Тирен түкте адәм баласы Кулында гел чалгы, я сәнәк. Хәзер инде артта калып бара, Кул хезмәте булган нужалар. Кырда ята печән төргәкләре Комбайннар төреп куйганнар. Бар иде бит заманалар диеп, Искә ала авыл кешесе. Хәзер әнә заманча икән Челлә кызуында печән өсте.
Фирая Хисамова. Апас

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев