Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Пар каеннар

Аерылсалар да парлар, ак каеннар җитәкләшеп үсә һәрдаим...

Шаулап үсә хәзер ак каеннар 

Туган ягым урманнарында. 

Аклык, сафлык бөркеләдер аннан,

Алсу кояш балкып торганда. 

 

Егерме ел элек, март аенда... 

Чәчелгәннәр ак кар өстенә. 

Орлыклардан шыткан ак каеннар 

Таралганнар туган җиремә. 

 

Пар каеннар үсә кочаклашып, 

Бизәп туган җирем кочагын 

Аерылсалар да парлар, ак каеннар 

Җитәкләшеп үсә һәрдаим. 

 

Пар каеннар озак көттермәде, 

Орлыкларын чәчте җилләрдә 

Сагынып кайтам сезгә, каеннарым, 

Торсам да мин ерак җирләрдә.

Алия Хәйретдинова, Чистай районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев