Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Пар эзләр

Без икәү... бу бәхетле мизгел кабатланмас кебек тоела...

Төн... урамда ак бушлык.

Без икәү, атлыйбыз янәшә.

"Яныңнан баруы рәхәт", - дип,

Бары тик ак эзләр сөйләшә.

 

Төн... урамда ак тынлык.

Ә күктән энҗеләр коела.

Без икәү... бу бәхетле мизгел

Кабатланмас кебек тоела.

 

Төн... урамда ак дөнья.

Әйтерсең әкият, могҗиза.

Янымда син булсаң, бу төндә

Мәңгегә калырга мин риза.

 

Төн... урамда ак эзләр.

 Янәшә узганнар сөйләшеп,

"Шашма әле илаһи халәттән", -

дип кемдер туктатты эндәшеп.

 

...төн... урамда ялгызым...

Ак карлар әйтерсең юата...

Үзең юк... ә артта сузылып

Пар булып янәшә эз ята...

 

Лилия Гарифуллина. Балтач районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев