Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Өзелгән гомерләр истәлеге

Үлем белән күзгә-күз карашып өзелгән бит күпме гомерләр...

Сугыш дигән сүзне ишетсәм дә,

Куркып китә хәтта күңелләр.

Үлем белән күзгә-күз карашып

Өзелгән бит күпме гомерләр.

Дошманнарга каршы көрәшкәннәр

Бер фронтта ике бабам да.

Берсе ятып калган яу кырында

Әбием көтә аны һаман да.

Икенчесе кайткан җиңү яулап,

Җиңү яулап туган җиренә.

Ак күлмәктән кайткан

Тик бер җиңен

Җилфердәтә аны җил генә.

Инде менә ничә еллар узды

Тыныч тора якты күгебез

Җиңү яулап кайткан солдатларга

Барып җитсен рәхмәт сүзебез.

Әлфия Сибгатуллина. Түбән Кама

Фото:

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев