Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Озату

...Балаларын озата чыккан Ана күзләрендә яшьләр.

Көзге елганың өстендә
И уйнаган була кояш.
Яндырсаң да, көйдерсәң дә
Алда бит кыш, алда бит кыш.
Кузгалалар кыр казлары,
Сагышлардан чылбыр тезеп.
Кыйгак-кыйгак тавышлары
Үзәкләрне ала өзеп.
Абау, бәгырем, юллар ерак
Канатлары ничек түзәр?
...Балаларын озата чыккан
Ана күзләрендә яшьләр.

Люция Аблеева

Картина авторы: Татьяна Юшманова, vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев