Онытмагыз

Еллар уза, ә сугышның шавы Әле тынмый, гүя кайтаваз. Үлгән яугирларның тавышлары Ишетелгәндәй: «Әле кайтырбыз!» «Кайтырбыз без, киек кошлар булып, Баш очыннан сезнең очарбыз, Язгы җилләр булып, якыннарның Иңнәреңнән назлап кочарбыз. Онытмагыз! Сездә – безнең гомер, Безнең шатлык, безнең өметләр! Без яшибез әле оныкларда, Алар да бит безнең кебекләр! Тиз кайтырбыз, диеп, киткән идек, Кичерегез, озак йөрелде. Күпләр инде мәңге кайта алмас, Гомерләр бик яшьли өзелде. Имәннәрдәй гөрләп яшәр чакта Өзелде шул гомер юлыбыз. Онытмагыз, зинһар, искә алып, Хәер биреп, дога кылыгыз. Кайтмадылар, диеп, рәнҗемәгез, Кайтыр юллар безнең ябылган. Сугышларда үлү насыйп, димәк, Маңгайларда шулай язылган. Язмышларын беркем алдый алмый, Ниләр язган – шуны күрәбез… Еллар үткәч, кайттык һәйкәл булып, Җан шатланыр, килеп йөрсәгез!

Юныс Миңнемөхәмәтов,

Башкортостан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: