Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Омтылыш

Кайгымда да, шатлык кичерсәм дә, каләм булыр һәрчак кулымда...

Алла биргән сәләт бар синдә, дип

Әйтүчеләр булды миңа да:

Шигырь-җырлар иҗат итү сиңа

Берни тормый, имеш, дөньяда.

 

Бу җанымны ниләр борчыганын

Ничек аңлатыйм соң аларга?

Рөхсәт итәргәме һәркайсына

Йөрәгемне ярып салырга?

 

Еларгамы, әллә көләргәме,

Шуны белмим күптән бирле мин.

Янымдагы барлык кешеләрдән

Бүтәнчәрәк күрәм җирне мин.

 

Күпме гомер миңа бирелгәндер

Җир яменә шаһит булырга?

Кайгымда да, шатлык кичерсәм дә,

Каләм булыр һәрчак кулымда.

 

Наҗия Хәбибуллина. Минзәлә шәһәре

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев