Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Өметкә мәдхия

Кыенлыкка була чарасы...

Тышта яңгыр ява...

Койма яңгыр.

Күктән ага кара болытлар.

Ләкин әле Кояш чыгар дигән,

Нурлы көнгә әле өмет бар.

Тышта Ай нуры юк...

Караңгы төн.

Анда бары төннең карасы.

Тик иртәгә иртә буласы бар,

Бар ал таңның әле атасы.

Тышта буран улый...

Карлы буран.

Биткә бәреп кышның салкынын.

Тик язның бар җәйне ияртәсе,

Бүләк итеп

Кояш ялкынын...

Шулай тәбигатьтә...

Ә тормышта?

Тормышта да була төрле көннәр.

Сорысы да,

Була карасы.

Тик карасын агы алыштыра,

Кыенлыкка була чарасы...

Кирәк шуңа алга барасы!

Фаил Вахитов. Башкортстан

 

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев