Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Өмет юлым әйтер...

Күпме җилләр искән, Гомер көзе җиткән, Ә күңелдә — һаман яз исе, Йөрәк шулай икән: Еллар үтсә, үткән, Яшәрәсе килә, яшисе. Сөю кочагында, Мәхәббәттә эрү, Бәхет гөлем чәчкә атулар... Бирдең барын: Балын, әчесен дә... Юк үткәнгә кире кайтулар... Сыгылмый, көрәштә Үтте хезмәт юлы, Җиңел түгел татар кызына: Карап кына торды Олы апа-агай... Көнчесе... дә булды янында. Сорасалар әгәр, Мәгънәлеме диеп Үтеп барган гомер юлларың, Җавап бирер аңа Мине дәвам иткән Оныкларым, минем улларым. Хәлдән тайган чакта Тормыш баткагында, Сынмадымы дисәң намусың, Сабыр итә-итә, Һаман алга барган Өмет юлым әйтер анысын!  

Гөлия Фәизова. Яр Чаллы шәһәре


Фото: manoiloksana.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев